Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәчесе Чулпан Шәйхиева 70 мең сумлык сертификат алды

Бүген Казанның “Казан-ЭКСПО” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Мәдәният министрлыгының коллегия утырышы үтте. Анда Зәйдән район мәдәният идарәсе башлыгы Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендә 9 кешелек делегация катнашты.

Делегация әгъзалары районның эре мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре иде. Киңәшмә барышында мәдәният тармагында аеруча уңышларга ирешүчеләр бүләкләнде. Алар арасында Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең балалар бүлеге баш китапханәчесе Чулпан Шәйхиева да бар. Чулпан Мәсләхетдин кызы иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсендә Мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгедә “Профессионал” номинациясендә грант отты. Бүгенге чарада аңа тантаналы төстә ТР Президентыннан 70 мең сумлык сертификат тапшырылды. Гомумән, Чулпан Шәйхиева иҗади эштә актив, ул инде берничә тапкыр илкүләм бәйгеләрдә дә җиңүләр яулады. Алга таба да аңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев