Зәй китапханәчеләре урам акциясе үткәрделәр
Зәйнең үзәк китапханә хезмәткәрләре Таҗетдин Ялчыгол скверында Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан зәйлеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар.
11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелде. Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре бу көн уңаеннан Таҗетдин Ялчыгол скверында «Аеклык өчен көрәштә» дип аталган урам акциясе уздырдылар.
Сквердан төрле яшьтәге үтеп баручыларга бу көннең тарихы, алкогольнең зыяны турында сөйләделәр һәм аек яшәү рәвешен пропагандалаучы «Мин аеклыкны сайлыйм», «Сыра эчмәүнең 6 сәбәбе», «Алкоголь – ул үлем» буклетлары тараттылар.
“Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту - тискәре социаль күренешләрне профилактикалауның төп максаты. Акциядә катнашучылар зәйлеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнергә, күбрәк китап укырга өндәдек”, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев