Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй китапханәчеләре Республика көне уңаеннан танып-белү сәгате уздырды

21 августта Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре «Минем ишегалды лагере» на йөрүчеләр өчен «Татарстан — минем республикам» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.

30 август — Татарстан Республикасы көне. Без Татарстаныбызның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, һәрнәрсәгә кайгыртучанлык, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт — болар барысы да күпмилләтле республикабызда тынычлык сакларга ярдәм итә.

21 августта Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре «Минем ишегалды лагере» на йөрүчеләр өчен «Татарстан — минем республикам» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәчеләр балаларга республикабызның төп символлары булган флаг, герб турында сөйләделәр.

«Чарада катнашучылар Ватан турындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, дуслык турындагы җырларны тыңладылар, рес¬публикабыз халыкларының төрле уеннарын уйнадылар. Соңыннан балалар „Туган җирем минем — Татарстан“ дип исемләнгән китап күргәзмәсендә урнашкан китаплар белән таныштылар», — ди китапханәче Венера Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев