Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәй китапханәчеләре «Бәхет ромашкасы» акциясе үткәрде

Әлеге акция Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан уздырылды.

Мәхәббәт һәм гаилә бәхете кеше тормышының төп кыйммәтләре булып тора. Ярату һәм бер-береңә булган хөрмәт, ышаныч хисләре авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышлы эшләргә, балаларны тәрбияләргә, әти-әниләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Нык гаиләдән ныклы ил башлана.

8 июльдә без Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм алдыннан Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Таҗетдин Ялчыгол скверында «Бәхет ромашкасы» акциясе үткәрде. Шәһәр халкы һәм кунаклары бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, традицияләре, йолалары белән таныштырылды.
«Матур гаилә бәйрәме турында мәгълүмати белешмәләр һәм буклетлар тапшырылды. Акциядә катнашучылар шулай ук „Бәхетле гаилә“ темасы буенча сорауларга җавап бирделәр. Зәйлеләр өчен бәхетле гаилә сере үзара аңлашу, ярдәмләшү, мәхәббәт һәм өйдә тәмле ризык исе булып чыкты», — ди баш китапханәче Лилия Хафизова.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев