Зәй китапханәчеләре балаларны фольклор белән таныштырдылар
21 июльдә Бердәм фольклор көне кысаларында «Минем ишегалды лагере»нда ял итүче балалары өчен әдәби-музыкаль сәяхәт оештырылды.
Чара барышында балалар Россия халыкларының күренекле фольклор мирасын саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итүче бәйрәм турында белделәр.
«Чара барышында балаларны фольклор әкиятләре төрләре белән таныштырдык, рус халык фольклоры жанрларын аерып, кайбер популяр халык әкиятләрен анализладык һәм аларның әдәби әкиятләрдән нәрсә белән аерылып торуын ачыкладык. Халык әкиятләре элек безнең өчен массакүләм мәгълүмат чаралары кебек үк зур роль уйнаган. Алар кызыклы һәм гыйбрәтле генә түгел, ә безнең тарихка кечкенә экскурсия булырга да мөмкин», — ди китапханәче Лилия Хафизова.

Чара уен, конкурс биремнәре белән үрелеп барды. Әдәби-музыкаль сәяхәт ахырында балалар «Рус фольклоры» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, фольклор-этнографик тематикага берничә биремне үтәделәр һәм заман һәм буыннар бәйләнешен югалтмас өчен традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев