Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй китапханәчеләре җәйге урам акциясе уздырдылар

18 августта Таҗетдин Ялчыгол исемендәге скверда үзәк китапханә хезмәткәрләре «Безнең журналлар – барлык кызыксынучыларга» дигән җәйге урам акциясе оештырдылар.

 Китапханәчеләр үткән еллар журналларыннан күргәзмә әзерләделәр. Зәй халкына һәм кунакларына «Будь здоров», «1000 советов», «Удивительное – рядом», «Умартачылык», «Веста» һәм башка журналлар тәкъдим ителде.

“Бу басмаларда бакча, кулинария, кул эшләре, сәламәтлекне һәм яшьлекне саклау буенча кызыклы һәм файдалы язмалар күп. Теләсә кайсы үтеп баручы үзе өчен кызыклы басма табып, аны бүләккә ала алды. Акциядә китапханәчеләргә үзләренең актив укучыларын, китапханә һәм шәһәр чараларында катнашучыларны каршы алу шатлык өстәде”, ди уку залы китапханәчесе Зөлфия Гыйльманова. 

Үзәк китапханә фонды яңа әдәбият белән генә түгел, теләсә нинди зәвыкка җавап бирә торган газета-журналлар белән дә тулылана. 

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев