Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй китап сөючеләре үзәк китапханәдә яшь язучылар белән очрашты

Кичә үзәк китапханәдә, Казанда яшәп иҗат итүче яшь язучылар белән “Йолдызлар шулай куша” дип исемләнгән әдәби очрашу узды.

Очрашу китапханәнең “Әдәбият. Мәдәният. Илһамият” проекты кысаларында үткәрелде. Китапханәдә кунакта шигърият өлкәсендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә, журналистикада – Флорид Әгъзамов премиясенә, “Иделем акчарлагы” бәйгесендә проза жанрында I урынга лаек булган, “Таян Аллага” әдәби бәйгесендә Грант-при иясе - Алина Бикмуллина һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Дания Нәгыйм - Галәветдинова булдылар.


Алинә Бикмуллина “Йолдызлар шулай куша” китабы авторы. Ул Балык бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында белем ала. Бүгенге көндә Казан шәһәренең иҗтимагый үзәгендә тәрҗемәче булып эшли.

-Бүгенге көндә рәсми эштә эшлим. Әлбәттә, рәсми эш белән иҗат эшен бергә алып бару авыр. Тәрҗемә эше билгеле бер кысаларда гына алып барыла, ә әдәби әсәрләр иҗат иткәндә тел байлыгы булу кирәк. Без ике бала тәрбиялибез. Шуңа күрәдер күбрәк балалар әдәбиятына тартылам. Балалар өчен шигырьләр һәм хикәяләр иҗат итәм, - ди ул.

Аның 2020 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Йолдызлар шулай куша” китабы тиз арада үз укучысын тапкан. Әсәрдә шук, шаян, теләсә нинди хәлләрдә дә югалып калмый торган Шәмси турында сүз бара. Әлеге китапка кергән “Ураза” хикәясен Югары Пәнәче китапханәчесе Гөлгенә Гәрәева укыды. Ул әсәрне чын артистларча башкарды.

Дания Нәгыйм “Бөртекләп җыелган гомер” китабы авторы.

Ул Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан сәүдә-икътисад техникумында хисапчы белгечлегенә укый. Аннары Казан кооператив институтында читтән торып белем ала. Хезмәт эшчәнлеген Казан ипи заводында хисапчы буларак башлый. “Идел” яшьләр үзәгендә белгеч булып эшли. Берникадәр вакыт “Шәһри Казан” газетасы журналисты булып эшләп ала.

-Безне зурлап, Зәйгә кунакка чакыруыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бүгенге көндә күбрәк вакытымны балаларыма, гаиләмә, иҗатка багышлыйм. Ике бала үстерәбез. Быел олысы мәктәпкә бара, кечкенәсенә дүрт яшь тула. Өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Шулай да балалар бакчасында русча булгач, балаларның русча сөйләшәселәре килә. Үзебезнең балаларыбыз белән дә татар теле өчен көрәш бара, - дип елмая ул.

“Бөртекләп җыелган гомер” китабының төп герое – Омскида, десантчылар казармасы ишелеп, аякларын югалтса да, батыр рухлы булып кала алган – спортчы, блогер Рөстәм Нәбиев турында. Дания Нәгыйм әлеге китап герое Рөстәм Нәбиев белән очрашу тарихын сөйләгәндә күзләргә яшь килде.

-Балаларым кечкенә булу сәбәпле, Башкортстанга аның янына бара алмадым. Ул үзенең машинасына утырып Казанга килде. Рөстәмнең кыю, искиткеч кешелекле һәм гади булуына исем китте. Тормыш иптәше Индира белән дә таныштык. Гомумән, Рөстәм тормышка ныклап ябышып, тырышлыгы нәтиҗәсендә язмышын үзгәртә алуы белән бөтен илгә танылган шәхес. Индира белән бер-берсенә терәк булып, ир һәм хатын буларак тормыш юлыннан югарыга таба атлыйлар, - ди Дания ханым.

-Кичә барышында, яшь язучылар укучыларга үзләренең балачаклары, китап язу һәм аны бастыру, киләчәккә планнары турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Язучыларыбыз прозадан тыш, берсеннән-берсе матуррак шигырьләр дә иҗат итәләр. Тамашачылар игътибарына, кунакларыбызның шигырьләрен китапханәчеләр тәкъдим иттеләр. Кичә бик җылы мөгәлләмәдә үтте, - ди кичәне алып баручы Лилия Әхмәтҗанова.

Очрашу Альбина Габидуллина һәм Глеб Макаровларның матур җырлары белән үрелеп барды. Яшь шагыйрәләрнең шигырьләрен китапханәчеләр Чулпан Шәйхиева, Зөһрә Бәхтевәлиева, Рита Әхмәтова укыды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев