Зәй киокусинкай каратэчылары янә беренче
28 апрельдә Мәскәүдә каратэ киокусинкай буенча Россия беренчелеге узды.
Анда Россиянең 42 төбәгеннән 600дән артык спортчы катнашты. Ярышлар югары дәрәҗәдә узды. Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында тәрбияләнүче спортчылар яклады.
“Киокусинкай каратэчылары һәрвакыттагыча ярышта югары дәрәҗәдә әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Россия беренчелегендә икенче тапкыр җиңүче булып Әмир Ишмөхәммәтов танылды. Шулай ук безнең Амелия Камалиева да җиңү яулады.
Фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев