Зәй кешесе Санкт-Петербург шәһәрендә кулга алынган
Узган атнада Зәйдә бер кибеттән тузан суырткыч урлаганнар, ә бер кеше җенси характердагы бозык гамәлләр кылуда гаепләнә.
7 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенә шәһәрдәге кибетләрнең берсендә прилавкадан тузан суырткыч урлаулары турында хәбәр керә. Кибеткә 3862 сумлык матди зыян килә.
«Оператив-эзләү чаралары барышында әлеге җинаятьтә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче, элек тә хөкемкә тартылган 21 яшьлек кешенең катнашы булуы ачыкланды», — дип хәбәр итәләр полициядән.
Шулай ук узган атнада оператив-эзләү чаралары барышында Санкт-Петербург шәһәрендә җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан элек тә хөкемгә тартылган Зәй шәһәр кешесе тоткарланып, кулга алынган.
«Ул балигъ булмаганнарга карата җенси характердагы бозык гамәлләр өчен Зәй тикшерү комитеты тарафыннан кузгатылган җинаять эше буенча эзләүгә игълан ителгән иде», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев