Зәй кешесе ялган документлар әзерләгән өчен хөкем ителгән
Зәйдә яшәүче 58 яшьлек ир-ат ялган медицина белешмәсе белән тоткарланган.
Зәй шәһәр судында аңа карата РФ Җинаять кодексы буенча җинаять эше каралды. Судта билгеләгәнчә, әлеге хөкем ителүче ир-ат 2021 елның сентябрендә һәм 2023 елның мартында ялган медицина белешмәләре ясаган.
— Россия Федерациясе Җинаять кодексының 327нче маддәсе рәсми документларны ялганлап ясаган, шулай ук белә торып ялган документ кулланган өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота. Гаепләнүче үз гаебен танымады. Суд аңа карата бер елга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләде, — дип аңлаталар прокуратурадан.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев