Зәй каратистлары халыкара бәйгегә сайланды
22 октябрьдә Кама Аланы шәһәрендә каратэ-киокусинкай буенча республика турниры үтте. Анда Татарстанның 360 яшь спортчысы катнашты. Зәй данын анда тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннар шәкертләре яклады. Әлеге ярышлар 12 ноябрьдә республикабыз башкаласында узачак «Казан Кремле» дин исемләнгән Халыкара ярышларга сайлап алу туры да булып торды.
Зәй спортчылары турнирда яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Үз категорияләрендә Егор Ревин, Роман Решетников, Раил Гөмәров, Кирилл Тарасов, Радаль Селиверстов, Әмир Терентьев, Элиза Агапова, Умукурсум Ихинданова, Екатерина Әшрапова, Полина Филиппова, Юстина Шәймәрданова беренче урыннар алдылар. Икенчедә — Азалия Фаршатова, Ислам Зиннәтуллин, Ибраһим Ихинданов, Абдул-Басир Алиев, Александр Тимофеев, Закриё Саидов, өченчедә — Марат Хөснетдинов, Артем Горшунов, Серафим Павлов, Радэль Әхмәтшин, Матвей Яхин, Айрат Вәлишин. Әлеге яшь спортчыларыбызга халыкара ярышларда уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев