Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй каратэчылары гомумкоманда нәтиҗәсе буенча төбәкара бәйге җиңүчеләре

Безнекеләр 25 призлы урын алуга иреште.

Республика башкаласында бу ялларда «Казан Кремле» дип исемләнгән каратэ киокусинкай буенча төбәкара ярышлар үтте. Анда Россиянең 13 төбәгеннән, Белорусия, Казахстаннан 500дән артык яшь спортчы катнашты. Зәй данын ярышларда Алексей һәм Владимир Ревин шәкертләре яклады.

— Безнең спортчылар көчле көндәшләре белән катгый көрәш алып барып, тиешле дәрәҗәдә әзерлекле булуларын күрсәттеләр, — ди Алексей Ревин.

Нәтиҗәдә үз үлчәү категориясендә Егор Ревин, Роман Решетов, Марат Хөснетдинов, Радаль Селиверстов, Кирилл Ларионов, Артем Маракин, Әмир Терентьев, Элиза Агапова, Екатерина Әшрапова, Адилия Фаршатова, Юстина Шәймәрданова җиңү яуладылар.

Көмеш призерлар — Кирилл Тарасов, Александр Тимофеев, Илья Большеглазов, Владислав Семенов, Ибраһим Ихинданов, Амелия Камалиева, Азалия Фаршатова.

Бронза призерлар — Алибек Алиев, Абдул Басир Алиев, Айрат Вәлишин, Артем Семенов, София Москова, Умукурсум Ихинданова.

Иң мөһиме зәйлеләр төбәкара ярышларның гомумкоманда нәтиҗәләре буенча беренче урын алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев