Зәй кадрлар үзәгендә сабыйлар өчен һөнәрләр дөньясына сәяхәт оештырылды
Зәйдәге кадрлар үзәгенә “Тату гаилә” балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр килде.
Чара “Кадрлар” илкүләм проекты кысаларында узды һәм Халыкара инвалидлар көненә багышланган чараларның бер өлеше булды.
Балалар өчен кадрлар үзәге буенча экскурсия үткәрелде. Профконсультант балаларга кадрлар һәм карьера белгечләренең ничек эшләве, мәшгульлек үзәгенең ни өчен кирәклеге һәм ул кешеләргә эш табарга ярдәм итүе турында сөйләде. Балалар вакансияләр ярминкәсе белән дә танышты: эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр очраша торган залда булдылар.
Экскурсия барышында балаларга “Халыкның мәшгульлек үзәге ничек эшли” һәм “Ни өчен ата-аналар эшкә китә”, “Профессияләр калейдоскопы” танып-белү мультфильмнарын карарга тәкъдим иттеләр. Балалар махсус VR-күзлек киделәр һәм һөнәр дөньясына мавыктыргыч виртуаль сәяхәт ясадылар. Бу - кадрлар үзәгенең профориентация эшендәге яңалыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев