Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре хатын-кыз машина йөртүчеләрне бәйрәм белән котлады

Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм яшь инспекторлар «Автоледи өчен чәчәкләр» акциясе кысаларында машина йөртүче хатын-кызларга чәчәкләр тапшырдылар.

Юхиди башлыгы Рамил Гарифуллин әйтүенчә, бу Россия эчке эшләр министрлыгы акциясе, ведомство ел саен Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан руль артында йөрүче гүзәл ханымнарның кәефен яхшыртырга тырыша.

Полиция хезмәткәрләре шәһәрнең 4нче мәктәбе янында гүзәл ханымнар иярләгән машиналарны туктатып, аларга чәчәкләр бүләк иттеләр. Аларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләделәр, сәламәтлек, гаилә бәхете, имин юллар теләделәр.

-Быел әлеге акция юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отряды оешуга 50 еллык юбилей көннәренә туры килә. Шуңа күрә яшь юл инспекторлары да читтә калмады, - ди “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов.

Фотолар ЮХИДИ идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X