Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй юлчылары намуслы нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләнде

Бүген “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы 2023 елга ремонт-төзелеш сезонына йомгак ясап һәм 2024 елга перспективалы бурычларны билгеләде.

 

Киңәшмәдә намуслы нәтиҗәле хезмәте өчен һәм Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан хезмәт алдынгыларын да бүләкләү тантанасы булды.

Мастер ярдәмчесе Марсель Зарипов, юл эшчесе Александр Кириллов,  бульдозер машинисты Владимир Асташин -  муниципаль район башлыгы Мактау грамотасы,  электрон исәпләү машиналары операторы Юлия Карпова, юл эшчесе Надежда Александрова муниципаль район башлыгы Рәхмәт хаты белән  бүләкләнделәр.

“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы җитәкчесе Фидаил Хәернасов һәр бүләкләнүче турында  җылы сүзләр әйтеп,  хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Араларыннан Александр Кирилловны  моңа кадәр “Благострой” ҖЧШендә хезмәт куйды, анда да сынатмады, хәзер Зәй УАДында тырыш хезмәт куя дип район башлыгы Разиф Кәримов та мактап алды.

Машина йөртүчеләр Рөстәм Маляков, Николай Владимиров, электр-газ белән эретеп ябыштыручы Анатолий Угланов, асфальт массасы кайнатучы Юрий Антоновка район башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хатын район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев тапшырды.  

Машина йөртүчеләр Александр Ермаков, Михаил Ермолаев, Фәнис Хәйруллин, погрузчик йөртүче Владислав Рязанов  - “Татнефтедор” ҖЧШ Мактау грамотасы, геодезист Анатолий Паймухин, слесарь Геннадий Лысманов “Татнефтедор” ҖЧШ Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Алар Рәхмәт хатларын “Татнефтедор” АҖ директоры Рөстәм Гарифуллин кулыннан алды.

Предприятиедә хезмәткәрләрне социаль яклау чаралар югары дәрәҗәдә куелган. Профсоюз тормышында актив катнашканнары өчен  техник Гүзәлия Попова, баш инженер Алексей Спиридонов, эшләр башкаручы Илдар Сөләйманов, геодезист Анатолий Паймухин, электрон исәпләү машиналары операторы Юлия Карпова, инженер  Анастасия Поповага  “Татнефтедор” АҖ профсоюз комитеты рәисе Владимир Маркелов “Татнефть” ҖЧШ профкомы рәхмәтен белдерде.

Синең эшеңне күрә, бәяли беләләр, хөрмәтлиләр икән, бу тагын да тырышыбрак эшләргә, югары хезмәт уңышларына ирешергә этәргеч булып тора. Ә “Татнефтелор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев