Зәй юлчылары махсус хәрби операциядә һәлак булган хезмәттәшләрен искә алды
Бүген махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егете Михаил Музыченкога, исән булса, 35 яшь тулган булыр иде.
“Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы коллективы батыр егетне онытмый, аның әнисе, сеңлесе белән элемтәдә тора. 6 октябрьдә - Михаилның туган көнендә алар җыелышып аның каберенә барды, аны искә алып, чәчәкләр салдылар.
Михаил Музыченко 10 мартта Луганск һәм Донецк Халык республикалары территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Ул “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында эшләде. Михаил 19 сентябрьдә хәрби җыенга алынып, шуннан мобилизация буенча калды.
-Михаил кебек кешене югалту бик авыр. Ул һәрвакыт бик ярдәмчел, игелекле, киң күңелле булды, - ди хезмәттәшләре.
Зәйдә Яңа шәһәрдә Михаил Музыченко яшәгән йортка истәлек тактасы куелды. Юлчылар коллективы биредә аның әнисе белән очрашып, чәчәкләр куйдылар.
Михаил Анатольевичны һәркем бары тик җылы сүзләр белән генә искә алды: кыю, батыр, тәвәккәл, көчле рухлы, илебезнең чын патриоты...
-Курку белмәс, беренчеләрдән диярлек илебез азатлыгы өчен көрәшкә алынган егетебез хезмәттәшләре хәтерендә шундый булып калачак, - ди филиал җитәкчесе Фидаил Хәернасов.
Фотолар “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев