Зәй юлчылары еллык эшчәнлеккә йомгак ясады
“Татнефтедор” ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе 2025 елда 812 миллион сумлык эшләр башкарган.
22 гыйнварда Зәй автомобиль юллары идарәсендә хезмәт коллективы белән очрашу узды. Киңәшмәдә район башлыгы Разиф Кәримов, “Татнефтедор” АҖ директоры Рөстәм Гарифуллин катнашты.
Разиф Галиевич предприятие хезмәткәрләрен районның 2025 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга планнар белән таныштырды, юлчылар коллективына җайга салынган эшләре, юл хәрәкәте иминлегенә һәм районның юл инфраструктурасын яхшыртуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Автомобиль юллары идарәсенең 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында идарә башлыгы Дмитрий Шашин чыгыш ясады. Ул башкарылган ремонт-төзелеш эшләре күләме, шулай ук агымдагы елда башкарыласы бурычлар белән таныштырды.

- Безнең төп эшчәнлегебез - региональ һәм муниципаль әһәмияттәге автомобиль юлларын карап тоту, төзү, реконструкцияләү һәм ремонтлау. 2025 елда 32 километр озынлыкта автомобиль юлы ремонтланды, аңа Зәй шәһәрендә 23 урам һәм 7 тротуар керә, Чыбыклы, Александр Бистәсе, Якты Күл, Түбән Биш, Туңылҗа, Кадер авылларында урам юллары төзекләндерелде. Шулай ук Сарман районында 24 урамда бу эшләр башкарылды, - диде ул чыгышында.
Предприятиедә 107 кеше хезмәт куя. Биредә уртача хезмәт хакы 102 мең сум тәшкил итә. Бу, 2024 ел белән чагыштырганда, 19 процентка югарырак.
- 2025 елда идарә тарафыннан 45,7 мең тонна асфальт-бетон катнашмасы җитештерелде һәм салынды. Бу - бик яхшы күрсәткечләр! Агымдагы елда да күләм кимрәк булмаячак. 2026 елга 22 миллион сум күләмендә инвестицияләр күләме планлаштырыла, әлеге акчалар иярле тягач, автогудронатор өчен җиһазлар, мини йөк төягеч, термосбункер һәм асылмалы җиһазлар сатып алуга тотылачак, - диде Дмитрий Николаевич.
Узган елның сентябрендә Зәй автомобиль юллары идарәсендә зур чара - «Татнефтедор» ҖЧШның әйдәп баручы һөнәр ияләре арасында һөнәри осталык конкурсы узды. Чараны оештыручылар зур тырышлык куеп, һәр катнашучыга һәм тамашачыга онытылмас тәэсирләр бүләк итте. Һөнәри осталык конкурсында Зәй юлчыларыннан Владислав Рязанов «Фронталь төягеч машинисты» номинациясендә - II, Владислав Гудков «Экскаватор машинисты» номинациясендә III урынны алды.
Дмитрий Николаевич шулай ук 2026 елга билгеләнгән бурычларны да атады.
Рөстәм Гарифуллин «Татнефтедор» ҖЧШ идарәсе буенча тулаем алганда 2025 елда башкарылган эшләр нәтиҗәләре белән таныштырды.

Очрашу ахырында намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь Сергей Исштанов, машина йөртүче Валентин Попов – район башлыгының Мактау грамотасы, слесарь-ремонтчы Артем Савгильдин, юл эшчеләре Илдар Шакиров, Константин Кузьменко район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды. Автомототранспорт чараларының техник торышы контролеры Михаил Мартемьянов “Татнефтедор” ҖЧШ Мактау грамотасына лаек булды.
Илнар Идиятов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев