Зәй юлчылары еллык эшчәнлеккә йомгак ясады
Зәй автомобиль юллары идарәсе 2024 ел ремонт-төзелеш сезонында 776 миллион сумлык эшләр башкарган.
15 гыйнварда Зәйдә халык җыеннары һәм хезмәт коллективлары белән очрашулар башланды. Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә барлыгы 52 очрашу узачак.
Хезмәт коллективлары белән беренче очрашу «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында узды. Киңәшмәдә район башлыгы Разиф Кәримов, «Татнефтедор» АҖ директоры Рөстәм Гарифуллин, җәмгыятьнең профсоюз комитеты рәисе Владимир Маркелов, Зәй филиалы җитәкчесе Марат Сыраев катнашты.
«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юллар төзү, төзекләндерү буенча республикада билгеле урын тота.
— Зәй юлчылары юлларны карап тоту, төзекләндерү буенча зур эш башкара. Яхшы юллар — ул шәһәр-районыбызның йөзе. Безнең район автомобиль юллары чисталыгы, төзеклеге буенча башка районнар өчен үрнәк булып тора. Мин сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә уңышлар телим, — диде район башлыгы чыгышында.
Хезмәт нәтиҗәләренә күз салсак, 2024 елда идарә 776 миллион сумлык юллар төзү һәм төзекләндерү эшләре башкарган. Автомобиль юлларын карап тоту, ремонт-төзелеш эшләре үткәрү һәм хезмәт күрсәтү белән бәйле чаралардан кергән керем 786 миллион сум тәшкил итә. Предприятиедә 110 кеше хезмәт куя. Биредә уртача хезмәт хакы 86253 сум (узган ел 78575 сум булган) тәшкил итә.
— 2024 елда инвестиция программасы буенча 41 миллион 344 мең сумлык техника һәм җиһазлар сатып алынды. «HYDROG PATCHER PA-6000» юллардагы чокырларны ремонтлау җайланмасы, «Беларус» тракторы, «Газель» һәм катнаш юл машиналары, автобус кайтарылды. Заманча техника сатып алу коллектив алдына куелган бурычларны оператив төстә һәм югары сыйфат белән башкарырга, гомумән, чыгымнарны киметеп, табышны арттырырга, киләчәктә конкурентлыкка сәләтле предприятие булырга мөмкинлек бирә. Идарә администрациясе тарафыннан хезмәтне саклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Узган ел моның өчен 2 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирелде. Производствода бәхетсезлек очраклары теркәлмәде, — диде чыгышында филиал башлыгы Марат Сыраев.
2024 елда Зәй УАДының асфальт-бетон заводы тарафыннан 26 мең тонна асфальт җитештерелгән, ә объектларга 35,5 мең тонна төрле маркалы асфальт-бетон салынган.
Зәй юлчылар коллективы төрле чараларда һәм спорт ярышларында актив катнаша. Юл мастеры Илдар Сөләйманов чаңгы ярышларында призлы урыннарны алып килә. Нурлатта узган «Һөнәри осталык» конкурсында Владислав Рязанов «Фронталь төягеч машинисты» номинациясендә икенче урынны алган.
Марат Русланович шулай ук 2025 елга билгеләнгән бурычларны да атады. Предприятие бюджеты 2024 елга куелган бурычларны һәм ирешелгән эш нәтиҗәләрен исәпкә алып формалаштырылган.
Рөстәм Гарифуллин «Татнефтедор» ҖЧШ идарәсе буенча тулаем алганда 2024 елда башкарылган эшләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул чыгышында Зәй юлчылар коллективының көчле булуын ассызыклады.
-Сез алдыгызга куелган теләсә кайсы бурычны башкарып чыгарга сәләтле. Хезмәтегез өчен рәхмәт, тагын да зуррак уңышлар телим, — диде чыгышында Рөстәм Габделбәрович.
Очрашу ахырында намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен бер төркем хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Цех башлыгы Ленар Шәрифуллин, электр-газ белән эретеп ябыштыручы Анатолий Дундуков, тракторчы Николай Владмиров, автомобильләр ремонтлау буенча слесарь Александр Кириллов — «Татнефтедор» ҖЧШ Мактау грамотасы, юл эшчеләре Андрей Белышев, Марат Надеев, юл мастеры Марсель Зарипов, эшләрне бүлүче Альбина Ершова «Татнефтедор» ҖЧШ Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Слесарь-ремонтчылар Юрий Антонов, Алексей Каракаевка — район башылгы Мактау грамотасы, машина йөртүче Айрат Әүхәдиев, юл эшчеләре Мәсгуть Гатауллин, Илшат Фәсхетдинов, тракторчы Ленар Шәмсетдиновка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырылды.
Профсоюзлар тормышында актив эшчәнлеге өчен филиалның профсоюз әгъзасы Анастасия Попова һәм предприятиенең спорт тормышында актив катнашканы өчен Илдар Сөләймановка «Татнефть» АҖ Рәхмәте белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев