Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй юлчылар коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләрен бәйрәм белән котлады

«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы предприятиедән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр, аларның гаиләләре белән элемтәдә торып, аларга ярдәм итеп килә.

Бу көннәрдә алар предприятиедән мобилизация буенча алынган егетләрнең әниләрен 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.

Профсоюз оешмасы рәисе Гүзәлия Попова әниләрне өйләренә барып котлап, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырды. Шулай ук хәрбиләрнең тормыш иптәшләре дә читтә калмады, алар да бәйрәм уңаеннан бүләкләр алды.

Котлауларны Зәйдән махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Михаил Музыченконың әнисе Надежда Александровна, Иске Зәйдән Нәзирә Муннуловна, Югары Баграждан Валентина Валентиновна, Сәвәләйдән Наталья Филипповна кабул итте.
«Әлеге апалар — олы йөрәкле, сабыр әниләр. Һәрберсенең язмышы үзенчәлекле, һәркайсы баласы өчен ут йотып яши. Без алар белән элемтәдә торабыз. Улларының — безнең егетләребезнең җиңү белән исән-сау кайтуларын көтәбез», — ди предприятие җитәкчесе Фидаил Хәернасов.

Әниләр юлчылар коллективына шулай аларны игътибарда тотканнары өчен рәхмәтле.

— Сезнең кайгыртуны, ярдәмне тоеп яшибез. Тизрәк бу авыр көннәрнең узып, улларыбызның исән-сау кайтуларын телибез, — ди әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев