Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй җирлегендә Ураза гаете бәйрәмен үткәрү турында

Иртәгә — 10 апрельдә мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтә.

Әлеге мөбарәк бәйрәм уңаеннан район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин шәһәр, авыл мәчетләрендә гает үткәрү тәртибен бәян итте.

— Шәһәр мәчетләрендә Ураза гаете бәйрәме 6 сәгать 30 минутта Коръән аятьләрен укудан башлана. Иртәнге сәгать 7дә бәйрәм вәгазе булачак. Гает намазы 7 сәгать 30 минутта укыла башлый. Авыл җирлекләрендә Гает намазын, кояш чыгып ярты сәгать узгач, уку тәкъдим ителә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте. Барлык мөселман кардәшләрне мәчетләребездә көтеп калабыз, — диде Фатыйх хәзрәт.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Гаетнең интернеттагы трансляциясен «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев