Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй җире чаңгы спортының билгеле шәхесләрен кабул итте

Бүген “Ялта-Зәй”дә студентлар арасында Бөтенроссия чаңгы ярышлары ачыла.

Шул уңайдан Зәй җиренә мәртәбәле кунаклар килде. Аларны "Бигеш" аэропортында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә район делегациясе тантаналы төстә каршы алды.
Алар - ундүрт тапкыр Дөнья чемпионы, Россия чаңгы узышлары федерациясе президенты Елена Вяльбе, ТР спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, дүрт һәм өч мәртәбә Олимпия чемпионнары, Россиянең атказанган тренерлары Николай Зимятов, Александр Завьялов, Россиянең атказанган тренеры Галина Шлыкова, Дөнья чемпионы Анатолий Иванов.

Чаңгы узышларында илнең 20 югары уку йортыннан студент-спортчылар катнашачак.

Фотолар мәдәният идарәсеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев