Зәй инвалидлар җәмгыяте әгъзалары музейда кунакта булды
14 февральдә Гаилә елы кысаларында район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары өчен Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда чара үтте.
«Алар өчен махсус „СССРга кайту“ конкурс программасы эшләнде, ул мини-күргәзмә белән тулыландырылды. „Кызыл Мәскәү“ парфюмериясе, шаян такмаклар, яраткан совет фильмнары һәм башка күп нәрсәләр беркемне дә битараф калдырмады. Виктор Лапин Совет чорында кибетләрдәге бәяләрне бик яхшы хәтерли һәм совет фильмнарыннан цитаталарны да яхшы белә. Ул программа буенча җиңүче дип танылды», — ди музейның өлкән фәнни хезмткәре Светлана Долгова.
Лапиннар гаиләсе музейга XIX гасырда басылган православие китабын бүләк итте. Инвалидлар җәмгыяте рәисе Антонина Николаеваның улы Анатолий музейга ташлар коллекциясе бүләк иткән иде, аның Рәхмәт хаты әнисенә тапшырылды.
«Очрашу ахырында музей кунакларына К. Черновның 2023 елда чыккан „Солдат әнисе турында баллада“ фильмы күрсәтелде.
Җәмгыять әгъзаларына музейга килү өчен транспорт биргән яшьләр эшләре идарәсенә рәхмәт белдерәбез», — ди Светлана Ивановна.
Фотолар музейдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев