Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй инспекторлары мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар оештыра

Җәйге каникуллар — балаларның һәм яшүсмерләрнең иң көтеп алынган вакыты. Бу — ял һәм күңел ачулар чоры. Әмма күңел ачулар гел куркынычсыз булмый, алар бәла-казалар да китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре актуальләшә бара.

Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән

Шуны истә тотып, район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашында чаралар үткәрә. Чара барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре ныгытыла, видеослайдлар, шулай ук янгын сүндерүчеләр формасы күрсәтелә.

— Зәй муниципаль районы буенча бу җәйдә барлыгы 18 мәктәп яны лагере эшли. Аларга 1355 бала йөри. Фаҗигаләрне булдырмау, кисәтү максатыннан балалаларны кечкенәдән тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү мөһим. Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Күп вакыт балалар куркыныч янавын уйламыйча, шырпы, зажигалкалар белән уйнарга мөмкин. Аларның бу шаяруы бик зур бәла-казаларга китерә. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга, аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Без балалар белән әңгәмәләр оештырып, беренчел янгын сүндерү чараларын дөрес кулланырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтәбез", — ди район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.

Балалар җәйге ялларын хәвеф хәтәрсез, истә калырлык күнелле мизгелләрдә үткәрүен теләп калабыз. Балалар безнең киләчәгебез икәнен онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев