Зәй инспекторлары мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар оештыра
Җәйге каникуллар – балаларның һәм яшүсмерләрнең иң көтеп алынган вакыты. Бу - ял һәм күңел ачулар чоры. Әмма күңел ачулар гел куркынычсыз булмый, бу уңайдан кисәтү-аңлату эшләре алып бару мөһим.
Шуны истә тотып, район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашында чаралар үткәрә. Чара барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре ныгытыла, видеослайдлар, шулай ук янгын сүндерүчеләр формасы күрсәтелә.
-Зәй муниципаль районы буенча бу җәйдә барлыгы 20 мәктәп яны лагере эшли. Аларга 1350 бала йөри. Фаҗигаләрне булдырмау, кисәтү максатыннан балалаларны кечкенәдән тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү мөһим. Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Күп вакыт балалар куркыныч янавын уйламыйча, шырпы, зажигалкалар белән уйнарга мөмкин. Аларның бу шаяруы бик зур бәла-казаларга китерә. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга, аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Без бу көннәрдә мәктәп яны лагерьларында булып, балалар белән әңгәмәләр оештырабыз, беренчел янгын сүндерү чараларын дөрес кулланырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтәбез”, -ди район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.
Бу көннәрдә шундый чара 4нче мәктәп яны лагеренда оештырылды.
Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев