Зәй инспекторлары лагерьларда ял итүче балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар оештыра
Бу көннәрдә янгын куркынычсызлыгы бүлеге инспекторлары “Йолдызлык”, “Факел” лагерьларында булып, “Янгын куркынычсызлыгы көне” уздырдылар.
Җәйге каникуллар – балаларның һәм яшүсмерләрнең иң көтеп алынган вакыты. Бу - ял һәм күңел ачулар чоры. Әмма күңел ачулар гел куркынычсыз булмый, алар бәла-казалар да китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре актуальләшә бара.
Шуны истә тотып, район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары мәктәп яны лагерена йөрүче балалар катнашында чаралар үткәрә. Чара барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре ныгытыла, видеослайдлар, шулай ук янгын сүндерүчеләр формасы күрсәтелә.
-Зәй муниципаль районы буенча бу җәйдә өч шәһәр яны лагере эшли. Бу көннәрдә янгын куркынычсызлыгы бүлеге инспекторлары “Йолдызлык”, “Факел” лагерьларында булып, “Янгын куркынычсызлыгы көне” уздырдылар. Без балалар белән әңгәмәләр оештырып, беренчел янгын сүндерү чараларын дөрес кулланырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтәбез”, -ди район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.
Балалар җәйге ялларын хәвеф хәтәрсез, истә калырлык күнелле мизгелләрдә үткәрүен теләп калабыз. Балалар безнең киләчәгебез икәнен онытмыйк!
Фотолар янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев