Зәй инспекторлары күп балалы гаиләгә Яңа ел бүләге итеп янгын турында хәбәр итүче автоном җайланма урнаштырды
Яңа ел алды ыгы-зыгысында куркынычсызлык турында онытырга ярамый.
Зәй муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан күп балалы гаиләнең торак йортында Яңа ел бүләге сыйфатында янгын турында хәбәр итүче автоном җайланма урнаштырдылар. Дүрт бала әнисенә инспекторлар янгынга каршы төтен датчигының эш принцибын җентекләп аңлаттылар, ул кайчан һәм ничек эшли, батареяларны ничек алыштырырга. Бәйрәм открыткалары урынына балаларга календарьлар һәм янгыннарны кисәтү чаралары һәм янгын вакытында гамәлләр турында белешмәләр тапшырылды. Күп балалы әни Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә алар турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде.
“Бүгенге көндә автоном төтенле янгын хәбәрчесе янгыннарда кешеләрнең һәлак булуларын кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. АДПИ уттан актив саклану чаралары арасында аерылып тора, чөнки алар янгын чыгуның иртә стадиясендә төтенгә җавап бирә ала һәм тавыш сигналы белән халыкны янгын куркынычы турында вакытында кисәтергә сәләтле. Хәбәрченең тавышы һәм ешлыгы хәтта каты йоклап яткан кешене дә уятырга сәләтле”, - ди инспекторлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев