Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй инспекторлары каникулларда иминлекне тәэмин итү буенча чаралар уздыра

Тиздән мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланачак. Каникуллар вакытында район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәрә, көнкүрештә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә.

18 мартта Сәвәләй мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча чара узды.

Инспекторлар укучылар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, көнкүрештә, язгы каникуллар вакытында балалар травматизмын кисәтү чаралары турында сөйләде. 

“Күңелсез хәлләргә юл куймас өчен  балаларыгыз белән куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгытыгыз, үз үрнәгегездә ут, газ, янгын куркынычы булган приборлар, материаллар, сыеклыклар  белән эш иткәндә саклык күрсәтү кирәклеген төшендерегез.  Бәла-казалар килеп чыкмасын өчен балаларның буш вакытларында нәрсә белән мәшгуль булуларын даими белешеп торыгыз,” - дип  мөрәҗәгать итә  әти-әниләргә инспекторлар.

Каникуллар файдалы һәм хәвефсез үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев