Зәй инспекторлары каникулларда иминлекне тәэмин итү буенча чаралар уздыра
Тиздән укучыларның көзге каникуллары башлана.
Каникуллар күңелле мизгелләр белән генә истә калсын өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аерым игътибар биреп, саклык чараларын күрергә кирәк.
Бу уңайдан район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторлары балалар белән әңгәмәләр үткәрә. 11 октябрьдә «Космос» киноучреждениесендә район янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Лилия Писарева, ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыятенең Зәй бүлеге җитәкчесе Любовь Асташина 6нчы мәктәпнең I-II сыйныф укучылары белән шундый чара үткәрделәр. Әңгәмә барышында укучылар белән янгынның килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләштеләр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыттылар, янгын чыкканда нинди номер буенча шалтыратырга кирәклеген искә төшерделәр.
Чара ахырында балалар өйгә кайткач, ата-аналары белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлый алсын өчен белешмәлекләр өләштеләр.
Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев