Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй инспекциясе һөнәри бәйрәм уңаеннан ветераннарын очрашуга чакырды

7 майда җәза үтәтү инспекциясе көне билгеләп үтелә.

Зәйдә күп еллар дәверендә Татарстан Республикасының  җәза үтәтү инспекциясенең филиалы эшли. Аның үз ветераннары да бар. Бүгенге көндә инспекциядә Андрей Иванов җитәкчелегендә биш кеше хезмәт куя. 
Агымдагы елда  җәза үтәтү инспекциясе оешуга 104 ел тула. 
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан инспекциядә ветераннарны кунакка чакырдылар. Алмаз Кәримов, Раиса Сәлимова, Лидия Архипова бүгенге коллектив белән очрашуга бик шатланып килде. Алар бүгенге көндә инспекция эшчәнлеге белән таныштылар, “Ялкын” хәрби патриотик клубында музейда булдылар. 

-Чәй өстәле артында сөйләшү барышында ветераннарыбыз эшләгән елларын искә төшерделәр. Шулай ук бүген коллективта эшләүчеләрнең һәрберсенең хезмәте белән кызыксындылар, - ди инспекция башлыгы Андрей Иванов.

Алмаз Мортазинович очрашуга гармунын да күтәреп килгән. Ул гармунда уйнап, җырлашып та алдылар. Әнә шундый матур очрашу узды бу көнне инспекциядә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев