Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

“Зәй-информ” житәкчесе Баграж Сабантуенда “Зәй офыклары”на язылу өчен сертификат бүләк итте

Үткән еллардагы традициягә тугры калып, Сарсаз-Баграж авылы Сабантуена чыккан иң өлкән кешегә “Зәй офыклары” район газетасына язылу өчен сертификат тапшырылды.

Сарсаз-Багражда Сабантуе җирлек халкын, читтә яшәүче авылдашларны гына түгел, ә тирә-як авыллар халкын да җәлеп итәрлек югарылыкта оештырылды.

Авылда соңгы елларда Сабантуй үткәрү өчен мәдәният йорты янында махсус урын булдырылды. Бу мәйдан олы юл буенда урнашкан. Шуңа күрә узып баручылар да кызыксынып Баграж Сабантуен карарга керде.

Баграж Сабантуена җыелучыларны «Татмедиа» АҖ филиалының «Зәй информ» җитәкчесе Александр Исаков район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бәйрәм белән котлады. Ул Баграж җирлегендә тырыш, булдыклы кешеләр яшәвен, район газеталарында алар турында язмалар еш бирелүен әйтеп, Сабантуйга чыккан иң өлкән кеше - Владимир Мартемьяновны «Зәй офыклары»  газетасына яздыру турында игълан итте. Газетабыз агымдагы елның икенче яртыеллыгы дәвамында Владимир Кузьмичны район яңалыклары белән таныштырып, сөендереп торачак.

Сабантуенда Ватаныбыз сагында торучы көчле рухлы егетләргә зур игътибар бирелде. Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләрне мәйдан уртасына чакырып бүләкләделәр.

Шулай ук Ватаныбыз иминлеге өчен башларын салган егетләрнең әти-әниләренә, маскировка челтәрләре үрүчеләргә, госпитальләргә эчке киемнәр тегүчеләргә  бүләкләр тапшырылды. Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Алик Петровның абыйсы Валентин Петров энесе истәлегенә яшүсмерләр көрәшенә тәкә чыгарган иде. Ә өлкәннәр көрәше өчен тәкәне инде күп еллар Михаил Иванов бирә.

Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң, чират уеннарга җитте. Төп мәйдан уртасында чын тамашалар башланды. Мәйданның бер почмагында иң көчлеләр бил алышырга кереште, башкалар икенче почмакта уеннарда җитезлекләрен, өлгерлекләрен барлый башлады. Кемдер чүлмәк ватты, кемдер су ташыды, «тоннель» аша чыкты, әтәч артыннан йөгерде, кыскасы, уеннар бик күп булды. Һәм быел аларның яңалары да бик күп өстәлгән иде. 

Бәйрәмнең иң гүзәл мизгелләренең берсе — ул Сабантуй батырына кем калуын күзәтүдер. Көрәш балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр арасында оештырылды. Өлкәннәр арасында Алексей Кондратьев батыр калды. Көрәштә җиңүчегә икенче ел инде бүләккә кондиционерны Николай Тавлинов бирә.

Шулай ук бәйрәмдә лотерея билетлары буенча  зур призлар уйнатылды. Һәркем үз бәхетен тын да алмыйча сынап утырды. Эх, безгә булмады, диючеләр күп булды. Иң зур приз - печән-чапкыч триммер — Усмановлар гаиләсенә чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев