«Зәй-информ» коллективы котлаулар кабул итте
13 гыйнвар — Россия матбугаты көне.
Әлеге һөнәри бәйрәм алдыннан «Зәй-информ» коллективы өчен күңелле вакыйга булды. Район юл хәрәкәте иминлеге сагы бүлегендә массакүләм мәгълүмат чараларында алып барылучы пропаганда эше материалларына бәйгенең уналтынчысына йомгак ясалды. Анда төп игътибар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне искәртүгә багышланган материалларның еш яктыртылуына бирелде.
Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә күмәк эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде, алга таба да тыгыз элемтәдә эшләргә чакырды.
— Юл кагыйдәләре турында һәрдаим искәртеп, юллардагы хәвеф-хәтәр турында кисәтеп тору эзсез калмый. Шуңа да без газета, телевидение, радио, электрон чаралар аша пропаганда эшенең даими алып барылуы яклы. Юлларның имин булуы һәрберебездән тора, — диде ул.
Ә «Юл куркынычсызлыгы» фондының район бүлеге башлыгы Вадим Иванов 2023 елда балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен киметә алуны бергәләп башкарылган эш нәтиҗәсе, дип ассызыклады. Ул мөмкин кадәр күбрәк яшь буынга юл кагыйдәләрен аңлатуда актив эшләргә чакырды.
Бәйге нәтиҗәсе буенча «Зәй офыклары», «Новый Зай» газеталары, Зәй телевидениесе иҗат төркеме вәкилләре махсус дипломнарга, истәлекле бүләкләргә ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев