Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Зәй-информ» коллективы бәйге нәтиҗәсе котлауларын кабул итте

Бүген Зәй районы юл хәрәкәте иминлеге сагы бүлегендә массакүләм мәгълүмат чараларында алып барылучы пропаганда эше материалларына бәйгенең уналтынчысына йомгак ясалды. Анда төп игътибар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне искәртүгә багышланган материалларның еш яктыртылуына бирелде.

Район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә күмәк эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде, алга таба да тыгыз элемтәдә эшләргә чакырды.

— Юл кагыйдәләре турында һәрдаим искәртеп, юллардагы хәвеф-хәтәр турында кисәтеп тору эзсез калмый. Шуңа да без газета, телевидение, радио, электрон чаралар аша пропаганда эшенең даими алып барылуы яклы. Имин юллар булу һәрберебездән тора, — диде ул.

Ә «Юл куркынычсызлыгы» фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов, 2023 елда балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен киметә алуны бергәләп башкарылган эш нәтиҗәсе, дип ассызыклады. Ул мөмкин кадәр күбрәк яшь буынга юл кагыйдәләрен аңлатуда актив эшләргә чакырды.

Бәйге нәтиҗәсе буенча "Зәй офыклары","Новый Зай" газеталары, Зәй телевидениесы иҗат төркеме вәкилләре махсус дипломнарга, истәлекле бүләкләргә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев