Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй игенчеләре уракка төште

Зәй районы аграрийлары республикада беренчеләрдән булып урып-җыю эшләренә кереште.

Бүген район кырларында комбайннар дәррәү урып-суктыру эшен башкара башлады. Механизаторлар, район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында 50 мең гектарга якын мәйданда бөртекле һәм техник культураларны суктыру бурычы тора.

— Аллага тапшырып агымдагы ел икмәген җыюга керештек. Әле теге атнада гына авыл хуҗалыгы техникасы, комбайннарның мөһим чорга әзерлеген тикшерү максатында комбайннар парады үткәргән идек. Анда белгечләребез бөртекләрнең дымлылыгын да тикшерделәр. Ул вакытта дымлылык 32 процент чамасы күрсәтте. Ә хәзер инде бу күрсәткеч 17 процент тәшкил итә. Бу башакларның тулысынча өлгергәнлеге турында сөйли. Бу көннәрдә элеватор һәм икмәк кабул итү предприятиесенең яңа уңышны кабул итәргә әзерлеге республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус комиссиясе тарафыннан тикшерелде. Алар да бу мөһим чорга тулысынча әзер. Механизатор-комбайнчыларга кызыксындыру чаралары уйланылган. Бер комбайнчыга хезмәт йөкләнеше бер мең гектар чамасы туры килә. Һава торышы урып-җыюга хәер-хаклы торганда, 40-45 көндә уракны тәмамлау фаразлана. Ә тулаем җыем 150 мең тонна булыр дип өметләнәбез. Барлык ягулык-майлау материаллары, запас частьләрнең әзерлеге өчен без инвесторыбызга рәхмәтле, — диде район башлыгы Разиф Кәримов "Урак-2024"кә хәер-фатыйха биреп.

Быел район кырларында 60лап комбайн эшләве күздә тотыла, дип ассызыклады район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев. Шуның 40ка якыны — агрофирмаларныкы, 10-11 комбайн "Союз-Агро«га карый, тагын 10лап комбайн — фермерларда.

Беренче булып «Зәй», «Зәй шикәре» агрофирмалары көзге бодай суктыруга керештеләр. «Восток» агрофирмасында уракка берәр көн соңрак чыгарга планлаштыралар, биредә кырларда яңгырлар явып үтте. Көзге бодай басулары районда 17,5 мең гектар исәпләнә.

Кыр казларыдай тезелешеп иген басуына кергән комбайннар күренешен без дә сокланып күзәттек. Биш комбайн берьюлы «Зәй» агрофирмасының Федот тавы итәге буендагы 50 гектарлы көзге бодай басуларында эшне башлап җибәрделәр.

«Көзге бодайга һава торышы шартлары шактый кырыс торса да, алар бирешмәде. Көздән чәчелгән басулар коры булуы белән бер борчыса, иртә язда еш кына кырау төшү икенче тапкыр борчуга салды. Алай да югары агротехник чараларны дөрес куллану нәтиҗәсендә игеннәр күкрәп үсте. Менә бу басудан уртача уңышны гектарыннан 50 центнер чамасы чыгар дип исәплибез,» — дип елмая «Зәй» агрофирмасы баш агрономы Олег Умнов.

Һәр басуда да комбайнчыларны кырда ике тапкыр тукландыру каралган, су мичкәсе белән трактор, техника көйсезләнә калса, махсус төзекләндерү бригадасы янәшәдә. Ә комбайннарның тулган бункерларын бушатырга йөк машиналары әзер тора.
Комбайнчы-механизаторларның да кәефләре күтәренке, алар мул уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен җиң сызганып эшкә кереште.

— Мин урып-җыю вакытында комбайнда 2008 елдан эшлим. Быелгы күркәм басуларга чыгып урып-суктыру сулышларны киңәйтеп җибәрде, — дип уртаклашты үз кичерешләре белән Ашыт авылыннан «Зәй» агрофирмасы механизаторы Айрат Җиһаншин.

Аның сүзләрен Марат Ногманов та хуплый.

«Шәхсән мин 2019 елдан комбайн руле артында. Районыбызда хезмәт кешеләренә хөрмәт зур. Быел әле безне үсендереп тагын да зур стимул бирделәр, барыбыз да һәр бөртекне югалтмаска тырышып эшләүгә йөз тотабыз», — дип елмайды Куш-Елга егете Марат.

Кыскасы,  "Урак-2024" не Зәй аграрийлары әнә шулай матур гына, мул уңышка өмет итеп башлап җибәрде. Хәерле сәгатьтә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев