Зәй яшүсмерләре Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операциядә катнашучы геройларның каберләрен тәртиплиләр
Зәй муниципаль районында хәрбиләрнең каберлекләрен карап тоту, тәртипкә китерү буенча акция узды.
Җәй көне Зәй муниципаль районында гадәттәгечә балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру оештырыла. Төп юнәлешләрнең берсе-төзекләндерү һәм яшелләндерү отряды эше.
Бу юлы балалар «Дуслык» яшьләр үзәге активистлары белән бергә патриотик акциягә кушылдылар: алар Бөек Ватан сугышы елларында һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарның каберлекләрен тәртипкә китерделәр, чүпләрен утадылар, үсентеләргә сулар сиптеләр.
Мондый инициативалар территорияләрне төзекләндерүгә ярдәм итү өстенә “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проектының мөһим бурычын – үсеп килүче буында патриотик кыйммәтләр формалаштыруны тормышка ашыра.
"Геройларга рәхмәтне сүзләр белән генә түгел, эшләр белән дә белдерергә мөмкин. Аларның каберләрен карап тору – безнең бурычыбыз һәм патриотик тәрбиянең мөһим өлеше", - дип ассызыклый яшьләр үзәге мөдире Наилә Ентальцева.
Патриотик аң җәмгыятьнең рухи-әхлакый бердәмлегенең нигезе булып кала. Яшьләрдә Ватанга мәхәббәт, аның тарихына хөрмәт һәм үз Ватаныңны сакларга әзерлек тәрбияләү - мөһим бурыч.
Хәрбиләрнең каберлекләрен чистарту буенча акцияләр - ул өмәләр генә түгел, ә тере хәтер дәресләре. Алар яшьләргә баш өстендә тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләрнең батырлыклары турында искә төшерә.
Фото “Дуслык” яшьләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев