Зәй яшьләренә Россия Дәүләт Думасы депутатыннан Рәхмәт хаты тапшырылды
25 июньдә Зәйдә Яшьләр көне билгеләп үтелде.
Бәйрәмдә шәһәр һәм районның яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга зур өлеш керткән актив яшьләрен бүләкләделәр.
Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовның Рәхмәт хатларын районның яшьләр өлкәсен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен һәм үзләрен югары квалификацияле, грамоталы һәм компетентлы белгеч итеп күрсәткән «Яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенең директор урынбасары Ольга Харитоновага һәм «Яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе директоры урынбасары Ләйсән Кулеевага депутат ярдәмчесе Гөлнара Феофанова тапшырды.
Без Ольга Радиевна белән Ләйсән Рамилевнаны котлап, алга таба да уңышлар, куйган максатларына ирешүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев