Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй яшьләрен туры эфир тыңларга чакыралар

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык Бөтенроссия яшьләр форумнарына гаризалар кабул итү кампаниясенә старт бирде.

Форумнарның максаты - яшьләрнең шәхси мөмкинлекләренә  һәм һөнәри үсешенә ярдәм итү мохите булдыру, шулай ук актив, социаль җаваплы һәм патриотик карашлы яшьләрне барлау. 

 Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.  Гаризалар «Россия яшьләре» федераль платформасында кабул ителә (myrosmol.ru).

Татарстан яшьләренең Росмолодежь Бөтенроссия форумнарында актив катнашуын булдыру максатында 15 апрельдә 14:30 да “ВКонтакте” социаль челтәрендә #МарафонВозможностей  туры эфиры үткәрелә. Аны министрлык оештыра. Биредә «Росмолодежь.Гранты»   яшьләр грант бәйгеләрендә катнашу тәртибе аңлатылачак.

Туры эфирга ссылка: https://vk.com/video-71695567_456241052

https://myrosmol.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев