Зәй яшьләрен “Коррупциягә каршы бергәләп!» бәйгесендә катнашырга чакыралар
Коррупциягә каршы әзерләнгән рәсемнәр, видеороликлар Халыкара яшьләр бәйгесен Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы оештыра.
Конкурс өч яшь төркемендә (10 яшьтән 15 яшькә кадәр, 16 яшьтән 20 яшькә кадәр, 21 яшьтән 25 яшькә кадәр) өч номинация («Иң яхшы плакат», «Иң яхшы рәсем», «Иң яхшы видеоролик») буенча уздырыла.
Конкурс эшләрендә җәмгыять эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең заманча дәүләт механизмнарын, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырырга кирәк.
Эшләр 2025 елның 1 маеннан 1 октябренә кадәр конкурсның рәсми сайтында кабул ителәчәк:
https://www.anticorruption.life/
Конкурста катнашу өчен рәсми сайтта теркәлү узарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев