Зәй яшьләрен эшмәкәрлек буенча бәйгедә катнашырга чакыралар
Яшьләр эшкуарлыгын үстерү максатында Бөтенроссия программасын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елның 25 маеннан 12 ноябренә кадәр «Синең эшең» Бөтенроссия бәйгесе уза. Конкурсның максаты — яшь эшкуарларның уңышлы эшчәнлеген ачыклау һәм башкаларга үрнәк итү, шулай ук яшьләр эшкуарлыгының гамәлдәге субъектлары мисалында эшкуарлыкны популярлаштыру.

Бәйгедә 14-35 яшьлек Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Аларның һәрберсенә конкурсның берничә этабын узарга һәм үз проектын якларга туры киләчәк. «Яшь эшмәкәр» лигасында катнашучылар эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бара һәм түбәндәге категорияләрнең берсенә караган булырга тиеш: үзмәшгуль, шәхси эшмәкәр, оештыручы, катнашучы, юридик затның акционеры. «Идеяләре булган яшьләр» лигасында яшь эшмәкәрләр һәм эшкуарлык эшчәнлеген башларга теләүче мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнаша ала.
Гаризалар агымдагы елның 31 июленә кадәр «Яшь эшмәкәр» лигасына: https://tvoedelompr.ru сылтамасы буенча, «Идеяләре булган яшьләр» лигасына http://tvoedelompr.ru/msi сылтамасы аша кабул ителә.
Ә бәйге турында материаллар белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/d/lVI_m1LGCrRknw. Әлеге үзенчәлекле бәйгедә Зәй яшьләре дә катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев