Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй яшьләре тагын бер игелекле проектны тормышка ашыра

Зәй яшьләренең “Игелекле терапия” социаль-психологик проекты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан хуплау алды.

Бу инициатива Зәй үзәк район дәваханәсе стационарында дәваланучы балалар өчен җылы һәм ярдәмчел атмосфера тудыруга юнәлдерелгән. Бу көннәрдә әлеге  проект белән Зәйнең яшьләр үзәге Татарстан Республикасы муниципаль учреждениеләренә ярдәмгә грант конкурсында җиңү яулады. 

Проект кысаларында кечкенә пациентлар өчен мавыктыргыч уен һәм иҗади программалар оештырылачак, аларга хастаханәдә ятканда төшенкелеккә бирелмәскә  ярдәм итәчәк.

Проектның уникальлеге  профилактик исәптә  торучы яшүсмерләрне җәлеп итү белән дә үзенчәлекле. Алар актив волонтерлар булачаклар, башкаларга ярдәм итәргә өйрәнәчәкләр һәм үзләре өчен яңа тормыш мәгънәсе  һәм максатлар табачаклар.

“Игелекле терапия” социаль-психологик проекты  гамәлгә ашырылачагы  турында  без зур шатлык белән уртаклашабыз. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына һәм искиткеч коллективыбызга профессиональлекләре һәм фидакарьлекләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Без үзебезнең команда белән горурланабыз һәм шәһәребез яшьләре файдасына эшләргә шатбыз!”, - дип язалар район яшьләр эшләре идарәсенең “ВКонтакте” социаль челтәре битендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев