Зәй яшьләре Сталинград сугышында һәлак булганнарны искә алдылар
Бүген Россиянең хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә.
Моннан 82 ел элек – 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән сугыш Совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана. Бу җиңү Ватан сугышында тамырдан борылышның башлануына китерә. Ул мөhим сугышларның берсе буларак тарих битләренә кереп кала.
“Форпост” клубы, “Гвардия” эзтабарлары отряды яшьләре Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салып, яуда һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә калдылар.
«Һәйкәлгә чәчәкләр салу – безнең азатлык өчен көрәшкән һәм гомерен биргән хәрбиләргә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә тынычлыкны саклау һәм тарихи вакыйгаларны онытмыйча искә төшерү мөмкинлеге дә, - ди эзтабарлар.
фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев