Зәй яшьләре Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан төрле чаралар оештырдылар
Зәйнең яшьләр үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр илнең төп бәйрәмнәренең берсендә катнаштылар.
Иске Зәй яшьләр үзәгендә Дәүләт флагы көне белән котлау видеосын шигырь форматында әзерләделәр, шуның белән үзләренә һәм башкаларга бу көннең Россиянең һәр гражданины өчен әһәмиятле булуын, туган илгә булган мәхәббәтен һәм горурлыгын белдерү мөмкинлеге бирүен искәрттеләр.
«Дуслык» яшьләр үзәге активистлары «Триколор» акциясен оештырдылар. Балалар Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә дәүләт флагы төсләрендәге тасмалар тараттылар. Триколор тасмалар -гражданинның үз иле белән бәйләнешенең патриотик символы, алар халыкның берләшүен, ил өчен хөрмәт һәм горурлык хисен белдерә.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев