Зәй яшьләре «Мәрхәмәтле эшләр марафоны» акциясе уздырдылар
Халыкара волонтерлар көнендә район яшьләр эшләре идарәсе белгечләре активистлар һәм хәйрияче Али белән берлектә «Мәрхәмәтле эшләр марафоны» акциясе үткәрделәр.
Акция кысаларында Зәй 9нчы мәктәбе укучылары өчен кызыклы бәйрәм программасы уздырылды.
«Әлеге чара киң җәмәгатьчелек игътибарын волонтерлык эшчәнлеге кебек мөһим эшләргә җәлеп итүгә юнәлдерелде. Укучылар өчен флешмоблар, уеннар, кышкы күңел ачулар һәм мультфильмнардагы яраткан геройлары белән фотосессия әзерләнгән иде. Али чәй табыны әзерләде, һәр бала ул әзерләгән десертны татып карый алды», — ди яшьләр эшләре идарәсе белгечләре.
Али — ул үзе волонтер. Ярдәмгә аеруча мохтаҗлар өчен көн саен тәмле һәм файдалы ризык әзерли. Аның ярдәмгә мохтаҗларга чын күңелдән ярдәм итәргә теләве дөньяны матуррак, игелеклерәк итә.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев