Зәй яшьләре “Мафия” уйнады
Зәйнең «Дуслык» яшьләр үзәгендә «Мафия» интеллектуаль уены узды.
Уен өстәле артында яшьләр очрашты.
Чарада катнашучылар детектив атмосферасына чумды: берәүләр җинаятьчеләрне ачыкларга тырышты, икенчеләре үзләренең катнашын яшерде, ә алып баручы киеренкелекне максимумда тотты.

Кайбер уенчылар үзләрен талантлы шымчылар буларак күрсәттеләр, булган хәлләрне оста анализладылар, икенчеләре исә фаш итүдән оста качтылар.
“Әлеге уен беренче карашка гына гади кебек тоела, ул катнашучыларда лидерлык сыйфатлары, игътибар, хәтерне үстерә. Чара кызыклы, әмма шул ук вакытта җиңел атмосфера белән истә калды. Һәр катнашучы үзен чын актер буларак күрсәтте һәм ачты”, - ди “Дуслык” үзәге җитәкчесе Наилә Ентальцева.
Фотолар "Дуслык" үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев