Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй яшьләре командалары «Безнең заман — Наше время» фестивале зона туры җиңүчеләре

Республикада «Безнең заман — Наше время» эшче яшьләр иҗатының XI ачык республика телевизион фестивале зона этаплары башланды. Анда традицион рәвештә «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә бәйгеләр үтә. Быел да анда Зәй яшьләре югары әзерлек белән катнаша.

Зәй муниципаль районы башкарма комитет җыелма командасы зона турында «Хореография» һәм «Вокал. Ансамбльләр» номинацияләрендә беренче урын, «Дан минуты»нда икенче урын алып гомумкомандалар арасында беренче урын яулады.

Ә Әлмәт шәһәрендә узган зона этабында шәһәрнең ГРЭС предприятиесе яшьләре искиткеч чыгышлары белән сокландырдылар. Борис Гришин «Музыка — кече форма» номинациясендә беренче урын алды, ә Юлия Старикова икенче булды. «Музыка» номинациясендә предприятие ансамбле «Все, что в жизни есть у меня» җыры белән беренче булды, шулай ук грэслылар «Дан минуты» һәм «Хореография — кече форма» номинацияләрендә дә беренчелекне бирмәде. Нәтиҗәдә биредә дә безнекеләр гомумкомандалар арасында беренче булдылар.
Хәзер исә Зәйнең талантлы яшьләре супер-финалда Гран-При өчен көрәшәчәк.

Зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең суперфиналында катнаша. Ул 17-18 ноябрьдә Казанда — Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Концерт залында уза. Гала-концерт «Пирамида» залында 20 ноябрьдә була.

Фестивальдә гадәттәгечә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре катнаша. Узган ел катнашучыларның яшь чикләре 45 яшькә кадәр арттырылды. 35 яшьтән 45 яшькә кадәрге катнашучылар аерым чыгыш ясый алмаячак.

2013 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган «Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе химаясендә астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.

Быелгы фестивальнең бүләк фонды 4 млн сум тәшкил итә. Гран-при иясе 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак, «Безнең заман герое» махсус бүләге иясе 350 мең сум алачак. Фестивальнең җиңүче командалары һәм лауреатлары кубоклар белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев