Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй яшьләре Казанда узган конференциядә катнашты

1 декабрьдә Казанда “Киләчәк гаилә. Киләчәк сәламәтлек” дип исемләнгән конференция узды.

1 декабрьдә Казанда “Киләчәк гаилә. Киләчәк сәламәтлек” дип исемләнгән  конференция узды.  Анда Зәйнең  Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре катнашты.

Чарада белгечләр гаиләнең психик  һәм физик  сәламәтлек  үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Конференция  Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән  киләчәк Гаилә елына багышланды.

“Һәркем турында кайгырту-бүгенге конференциянең девизы. Чара ел саен уздырылуына карамастан, быел ул һәркем катнаша алырлык итеп, ачык форматта уза,- дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина.

Конференциядә катнашучылар бушлай һәм аноним рәвештә ВИЧка экспресс-тест та үттеләр.

Шулай ук  1 декабрь Бөтендөньяда СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан ВИЧ инфекцияле яшүсмерләр турында  фотокүргәзмә  оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев