Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй яшьләре Җиңү көне акциясенә кушылды

Бөек Җиңү көне алдыннан “Геройга исемен кайтар” Бөтенроссия хәрби-патриотик акциясе үткәрелә.

Аның барышында Ватанны саклаучыларга хөрмәт йөзеннән куелган мемориалларда, обелискларда һәм хәрби каберлекләрдә тәртип урнаштыру планлаштырыла.
Зәйнең “Гвардия” хәрби-патриотик клубы да акциягә кушылды. Алар Бөек Ватан сугышында катнашучылар, әфган һәм чечен сугышында һәлак булган зәйлеләрнең каберләрен тәртипкә китерәләр.

“Гвардия” клубына йөрүчеләр барлык битараф булмаган зәйлеләрне хәрби каберлекләрне, обелискларны һәм мемориалларны тәртипкә китерү эшенә кушылырга чакыра. Киләчәк безгә Җиңү яулаган, илебезнең азатлыгын саклаган геройларын белсен, ди алар.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев