Зәй яшьләре интеллектуаль уенда катнашты
Иске Зәй бистәсенең яшьләр үзәге белгечләре үзенчәлекле квиз-уен оештырды.
"Кайда логика?" дип аталган бу чара яшьләрнең интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерүне күздә тотып уздырылды. Ул "Яшьләр өчен төбәк" комплекслы яшьләр сәясәтен үстерү программасы буенча "Сөйлә" проекты кысаларында үтте. Гомумән, мондый чаралар "Яшьләр һәм балалар" илкүләм проектының "Россия – мөмкинлекләр иле" федераль проектын, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән тормышка ашыру максатына юнәлдерелгән.
Уен форматы кызыклы интеллектуаль ярыштан торды: командалар логик мәсьәләләр чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр һәм зирәклекләре буенча көч сынаштылар. Чара барышында, катнашучылар коммуникатив күнекмәләрне һәм тиз карарлар кабул итүне камилләштерделәр.
Очрашуда катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, яшьләрдә интеллектуаль мөмкинлекләрне чарлауга багышланган чараларның мөһимлеген ассызыклады.
Чара яшьләрнең администрация вәкилләре белән интерактив очрашулар уздыру форматына югары кызыксынуын күрсәтте, логик фикерләүне һәм команда күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте. Мондый вакыйгалар яшьләрне иҗтимагый тормышка җәлеп итәргә һәм активлыкны арттырырга ярдәм итә.
фотолар яшьләр үзәгеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев