Зәй яшьләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус операциядә һәлак булганнарның каберлекләрен чистартты
Зәйнең төзекләндерү һәм яшелләндерү отрядында хезмәт куючылар һәм «Дуслык» яшьләр үзәге активистлары Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның каберлекләрен чистарту буенча патриотик акциягә кушылдылар.
Мондый акцияләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында яшьләрдә патриотик кыйммәтләр формалаштыру буенча бурычларны тормышка ашыра.
"Безгә тыныч күк йөзе, матур тормыш бүләк итүчеләргә без аларның каберләрен чистартып-тәртиптә тотып рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу - безнең бурычыбыз, патриотик тәрбия бирүнең мөһим өлеше булып тора", - ди “Дуслык” яшьләр үзәге җитәкчесе Наилә Ентальцева.
Фотолар "Дуслык" үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев