Зәй яшьләре “Безнең Татарстан” форумында 1, 7 миллион сумлык грантка ия булды
Зәйнең “Дуслык” яшьләр үзәге һәм “Йолдызлык” балалар сәламәтләндерү лагерьлары проектлары җиңү яулады.
11-14 декабрьдә Казанда «Безнең Татарстан» республика яшьләр форумы узды. Форум кысаларында яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча грантлар конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде, анда Зәй яшьләр эшләре идарәсе 1 миллион һәм 700 мең сумлык грантлар отты.
«Дуслык» яшьләр үзәге «Молодежный акселератор «Создавай» проекты белән җиңү яулады. Әлеге проект яшьләргә үз сәләтләрен ачарга һәм иҗат аша җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итәчәк.
“Йолдызлык” балалар сәламәтләндерү лагере “Республика балалар сәламәтләндерү лагерьлары фестивале “Иң яхшысы – балаларга” проекты белән җиңде.
Проектлар киләсе елда гамәлгә ашырыла башлаячак.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев