Зәй яшьләре Беслан фаҗигасен искә алдылар
3 сентябрьдә илдә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә.
Моннан егерме бер ел элек Беслан шәһәрендә булган аяныч вакыйгалар хәтерләрдән җуелмый. Зәйдә бу көн уңаеннан төрле чаралар үтә.
2004 елда Белем көненә багышланган тантана вакытында террорчылар, Беслан мәктәбен тоткынлыкка алып, 1116 кешене өч көн буе ябып тоттылар. Теракт вакытында 314 кеше, шул исәптән 186 бала һәлак булды, 783 кеше тән җәрәхәтләре алды.

Әлеге фаҗигале көн уңаеннан Иске Зәй яшьләр үзәгендә хәтер акциясе узды. Анда бистә яшьләре катнашты. Чарада катнашучылар 2004 елның 3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерде.
“2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗига беркайчан да онытылмас. Чараның төп максаты яшьләргә терроризмның нәрсә икәнлеген, аңа ничек каршы торырга һәм терактлар янау куркынычы булганда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләү иде”, -ди чараны оештыручылар.

Фотолар яшьләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев